«Нефтяник» хоккейчылары уналты алка кертте
СПОРТ

«Нефтяник» хоккейчылары уналты алка кертте

Шушы көннәрдә шәһәребезнең 2012 нче елгы үсмерләрдән торган “Нефтяник” хоккей командасы тагын бер зур җиңүгә иреште.

Хоккей буенча Республика Беренчелеге уеннары очрашуларының икесендә алар Чирмешән командасын – 5:3, Алабугадан килгән хоккейчыларны 6:1 исәбенә тар-мар иткәннәр иде инде. 

Берничә көн элек тагын бер  уен Минзәләдән килгән команда белән булды. Безнең команда “Мензелинские кречеты” капкасына 16 алка кертте. Ә үз капкаларын шундый нык сакладылар, көндәшләренә алка кертү мөмкинлеге калдырмадылар.

 

фото: «Нефтяник» хоккей клубыннан


Нет комментариев