Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

СПОРТ

Олимпия уеннарында безнекеләр дә катнашачак

Республиканың чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча Федерация Президенты Әнәс Вәлиев Мәскәүдә спортның әлеге төре буенча үткән утырышта катнашып кайтты. Каралган мәсьәләләрнең берсе - Сочида узачак XXII Кышкы Олимпия уеннарында ике төр чаңгы ярышы буенча Россия җыелма командасын туплау. Аның составына Татарстаннан Иван Панин (Лениногорск), Нияз Нәбиев...

Республиканың чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча Федерация Президенты Әнәс Вәлиев Мәскәүдә спортның әлеге төре буенча үткән утырышта катнашып кайтты.
Каралган мәсьәләләрнең берсе - Сочида узачак XXII Кышкы Олимпия уеннарында ике төр чаңгы ярышы буенча Россия җыелма командасын туплау. Аның составына Татарстаннан Иван Панин (Лениногорск), Нияз Нәбиев (Казан) һәм Уфадан Эрнест Яхин, Мәскәү өлкәсеннән Евгений Климов керәчәк, дигән карар кабул ителгән. Егетләргә уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин