Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Район егетләре хоккей уйнады

Бүген Шөгер мәктәбе хоккей кортында район мәктәпләрендә укучы егетләр очрашты. Барлыгы биш - Шөгер, Иске Шөгер, Куакбаш, Зәй-Каратай һәм Зеленая Роща авылларыннан килгән командалар үзара көч сынашты. Ярышны мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Сәмигуллин ачып, егетләргә уңышлар теләде. Көн бик җилле булуга карамастан, үз командалары өчен җанатучылар да шактый килгән иде....

Бүген Шөгер мәктәбе хоккей кортында район мәктәпләрендә укучы егетләр очрашты.


Барлыгы биш - Шөгер, Иске Шөгер, Куакбаш, Зәй-Каратай һәм Зеленая Роща авылларыннан килгән командалар үзара көч сынашты.

Ярышны мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Сәмигуллин ачып, егетләргә уңышлар теләде. Көн бик җилле булуга карамастан, үз командалары өчен җанатучылар да шактый килгән иде. Уенчылар аларга күңелсезләнергә ирек бирмәде, уен бик җанлы барды. Һәр команда бер-берсе белән ярышканнан соң җиңүчеләр билгеле булды. Иң күп очко җыеп, куакбашлылар чемпион исемен алды. Икенче урында Иске Шөгер, өченчедә Шөгер мәктәбе командасы. Алар мәгариф идарәсе кубогы, медальләре, яшьләр һәм спорт эшләре идарәсенең истәлекле бүләкләре иясе булды.

Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев