Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар республика турнирында биш алтын медаль алды

Киокусинкай каратэ – сугышчан спорт төрләренең берсе. Шулай булса да, ул физик күнегүләр ярдәмендә рухи куатне үстерүгә нигезләнгән.

Лениногорскиның “КАТАNА” көрәш клубында шөгыльләнүчеләр республика һәм илкүләм бәйгеләрдә уңышлы катнашып киләләр. Шушы көннәрдә генә Бөгелмә шәһәрендә үткән көрәш бәйгесендә  алар үзләренең көчле рухлы, җиңүгә омтылышлары  нык булуын күрсәттеләр.  Турнир клубның  медальләр җыелмасын берьюлы биш алтын медаль белән тулыландырды.

Бу ярышларда Татарстаннан, көрәшнең бу төре белән җитди кызыксынучы 400 малай һәм кыз катнашты. Лениногорскиның “КАТАNА” клубы вәкилләре  әлеге бәйгедә югары күрсәткечләргә ирештеләр. Республика ачык турнирында катнашу аларга биш- алтын, өч –көмеш һәм, сигез бронза медаль китерде. Алтын медаль ияләре: Ислам Шәмәрдәнов, Михаил Сергеев, Виктор Хрулев,Александра Сергеева, Сөмбел Аризматова.

Көмеш медальләрне Роман Юнысов, Иван Тышко һәм Ника Долголаптева яулады. Давид һәм Жорез Жамкочиян, Кирилл Илюхин, Әскәр Ризатдинов, Дмитрий Ильин, Егор Шуков, Ярослав Вечкитов, Артур Бердиев бронзага лаек булдылар. Әлеге көрәшче малайлар һәм кызларның тренерлары Фуркат Джумбаев. Аларга  спортта яңадан –яңа үрләрне яулап алуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев