Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Сезон тәмам, әмма спорт ярышлары тукталмый

Лениногорск чаңгычылары сезон тәмамланса да, вакытларын бушка уздырмый. Узган ял көннәрендә Лениногорск спорт мәктәпләре җәйге беренчелеге булды.

 Җәйге беренчелек бәйгесендә инде традицион йөгерү, озынлыкка, биеклеккә сикерүләрдән тыш, спорт нормативы да тапшырырга кирәк иде.

Ярышларда 2003-12 нче елда туган үсмерләр һәм балалар катнашты. Спорт нормативларын тапшыруда кызлар да, малайлар да көч сынашты. Иң кечкенәләр төркемендә Булат Шакиров, Данил Яндулов,Кирилл Тайдаков җиңүче дип табылды.

2010-11нче елдла туганнар арасында Айдар Хәкимов, Богдан Умиталиев,Ришат Шакирҗанов, Аделина Вафина , Самира Хаммәтова һәм Самира Хәсәнова уңышка иреште.

2008-09 елгы малайлар һәм кызлар арасында Антон Рыков һәм Камилла Нагиева җиңде. Ә 15 яшьтән 19 яшькәчә спортчылар арасында Камил Сәгъдиев, Сергей Бортников , Аяз Вафин, Валентин Ермолаев, Данил Ковыляев һәм Камил Газизовка тиңнәр табылмады.

Өлкән тренер Марина Сафина әйтүенчә, җәйге беренчелектә урын алу –алмауларына карамастан, бу спорт чарасыннан  һәр катнашучы яхшы кәеф һәм алдагы ярышларга көч-куәт  алган. Ул спорт белән шөгыльләнү, аларның күпчелеге өчен яшәү рәвешенә әйләнергә өлгерүен  һәм моның бу бик куанычлы күренеш булуын әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев