Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Шахмат осталары Лениногорскида да бар

Лениногорскида шахмат белән бик җитди кызыксынучы өлкәннәр дә, балалар да бар. Алар үзебездә үткәрелүче бәйгеләрдә генә түгел, республика, регионара ярышларда да катнашып, призлы урыннар алып торалар.

20 нче июль- Халыкара шахмат көне, ул 1966 нчы елда Халыкара шахмат фидерациясе-ФИДЕ барлыкка килгәннән алып билгеләп үтелә.Әлеге көн уңаеннан республикада Татарстан шахмат федерациясе блицтурниры булды. Ул Chees.сom сайтында, онлайн режимда барды. Лениногорск шахматчылары, шахмат тормышындагы әлеге тантаналы вакыйгада катнашмый калмады.

Республика буенча иң көчле булган 93 шахматчы арасында якташларыбыз да бар иде. Турнирда  Швейцария системасы буенча 12 турда уйнадылар. Блицтурнир булгач, билгеле инде, уен өчен бирелгән вакыт та бик кыска иде. Һәрбер көндәш белән 3 минут һәм 1 генә секунд өстәмә уйнарга мөмкинлек булды. 

Бәйгедә Лениногорск шахматчысы, ФИДЕ мастеры Владимир Шуваткин абсолют зачетта бронза призга лаек булды. Ә туган еллары 2005 һәм аннан соңрак булган үсмерләр арасында Матвей Николаев икенче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев