Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Теннис буенча Татарстан беренчелеге турнирында Лениногорск кызы Виктория Праслова бронзага лаек булды

Лениногорск “Теннис холл” ы атна дәвамында киеренке һәм мавыктыргыч көрәш авазларыннан гөрләп торды. Теннис буенча шәһәребездә “Татарстан республикасы беренчелеге” турниры булып узды.

Турнир 8 нче ноябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итте. Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән: Санкт-Петербург, Самара, Тольятти, Казан, Уфа, Ижевск, Яр Чаллы, Ишимбай, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән 40тан артык спортчы катнашты.

Әлеге дәрәҗәле   бәйге спортчылар өчен дә, җанатарлар өчен дә бик киеренке һәм кызыклы  булды, чөнки бәйге кортына  чыккан һәр уенчы бары тик җиңүгә  генә  омтылыш белән уйнады. Теннисчыларның уеннары катлаулы техник алымнар белән тулы иде һәм  ул югары тизлек белән барды. Турнир башланганның  беренче минутларыннан,  турнирны башлап җибәргән уенчыларынан ук һәр  туп өчен көрәш алып барылачагы билгеле булды,  чөнки  теннисчылар бер-берсенннән   техника  осталык ягыннан да, җиңү  теләге  ягыннан да  калышырлык түгел иде.

Беренче призлы урыннар өчен көрәш нәтиҗәсендә Тольятти һәм Әлмәт спортчылары җиңү яулады. Егетләр арасында төп турнирда 1 нче урында әлмәтле Даниил Егоров, 2 нче урында казанлы Дамир Гыйниятуллин, 3 нче урында Әлмәттән Әмир Сәлимгәрәев.

Кызлар арасында төп турнир өч җиңүчене ачыклады, алар арасында безнең теннисчыбыз  да бар: 1 урында Тольятти кызы Софья Насонова, 2 урында Ижевскидан Алисә Балакирева , Лениногорск кызы Виктория Праслова- өченче урында. Парлы турнирда да Виктория Праслова һәм Әлмәт егете Захар Каратаев яхшы нәтиҗә күрсәттеләр, алар икенче урында. Беренче урында Тольяттидан Софья Насонова һәм Әлмәттән Даниил Егоров. Ижевск кызы Алисә Балакирева һәм Әлмәттән Ренат Фәрхетдинов өченче урында.

Лениногорскидан турнирда шулай ук Виктория Ефимова, Сәлим Гаффаров, финалның сигездән бер(1/8) өлешенә кадәр барып җиттеләр, Александра Косарева һәм Полина Нагорнова  исә финал уеннарының уналтыдан бер өлешенә(1/16)чыктылар, аннары өстәмә турнирда катнаштылар.

 Республика беренчелегендә  катнашкан барлык спортчылар да  яхшы  уен дәрәҗәсе күрсәттеләр. Турнир җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм бүләкләргә лаек булдылар.                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев