Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Якташыбыз Данил Садриев 24 нче кышкы Олимпия уеннарында

Бүген Кытайның Пекин шәһәрендә Олимпиада башлана. Олимпия уеннарында катнашучы Россия җыелма командасы составында сигез Татарстан спортчысы бар.

Аларның берсе – Лениногорск трамплинчысы  Данил Садриев. Данил – трамплинчыларның олимпия җыелма командасында иң яшь спортчы, аңа 18 яшь. Без – Данилның якташлары – лениногорскилылар аңа көч биреп, җанатар булырбыз.

Кышкы Олимпия уеннары 4 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Илебез җыелма командасы составына барлыгы  212 спортчы керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данил Садриев Пекинда Олимпия