Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Йөгереп җиңү

Алабугада үткән җиңел атлетика буенча республика беренчелегендә безнекеләр уңышлы чыгыш ясап кайткан. Ярышта өч йөздән артык үсмер катнашкан. Биеклеккә сикерү буенча үз яшь төркемнәрендә Маргарита Головина һәм Ольга Лапаскина чемпион исеменә лаек булган. 100 метрга барьерлы йөгерүдә шулай ук Маргарита Головина һәм Алинә Галиева көмеш медаль алган. Эстафетада, составына Илнур...

Алабугада үткән җиңел атлетика буенча республика беренчелегендә безнекеләр уңышлы чыгыш ясап кайткан.
Ярышта өч йөздән артык үсмер катнашкан. Биеклеккә сикерү буенча үз яшь төркемнәрендә Маргарита Головина һәм Ольга Лапаскина чемпион исеменә лаек булган. 100 метрга барьерлы йөгерүдә шулай ук Маргарита Головина һәм Алинә Галиева көмеш медаль алган. Эстафетада, составына Илнур Гайнанов, Артур Гәрәев, Дмитрий Рословцев һәм Олег Земсков кергән команда, икенче урынга чыккан. Ә Рита Головина, ярыш нәтиҗәләре буенча, республика җыелма командасы составына кереп, Чабаксар шәһәрендә узачак шундый ук ярышта катнашу хокукына ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт

2
X