Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

"Юбилейный" бассейнында яңа сезонны башлау турниры булды

“Юбилейный” бассейнында үсмерләр арасында 2021-22 нче уку елының йөзү сезоны ачылуга багышланган турнир булды.

Ярышлар коронавирус инфекциясен кисәтү чараларының барысын да төгәл үтәп үткәрелде. Ничек кенә булмасын, бәйге-бәйге булып кала. Бер-берсе өчен тавыш карлыкканчы кычкырып көч биреп торулар дисеңме, җиңүгә сөенеп йөзү башлыкларын күккә чөюләр дисеңме – барысы да булды.

Турнир яңа сезонның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрендә  уңышлы чыгыш ясарлык өметле спортчыларны ачыкларга мөмкинлек тудырды. Алда торган сезон, кайбер кыенлыкларга карамастан, бай булырга вәгъдә итә.

Ә турнирда чыгыш ясаган яшь йөзү осталары  үз яшьләрендәге төркемнәрдә, урыннарны түбәндәгечә бүлештеләр: Эльвина Гиматдинова, Родион Олейников, Анастасия Кожевникова, Кәрим Сәгъдиев, Анастасия  Артемьева, Әскәр Саримов, Азат Юнысов, Яна Ханнанова, Иван Терентьев, Эльвира Харасова, Сергей Бажитов, Денис Малов – җиңүчеләр.

Зарина Лотфуллина, Давид Насыйбуллин, Дарья Лигатинова,

Камил Галимов, Елизавета Шуманева, Артур Петров, Илнар Галиев, Лиана Шәйхетдинова, Роберт Шәмсуллин, Влад Матмурадов, Александр Романов –  икенче  урыннарда.

Ева Нигъмәтьянова, Артур Мәйхетдинов, Аделина Шиһапова, Сабир Залалов, Ника Котикова, Рәсул Шаһвәлиев, Максим Ребров, Даниил Земляков, Влад Никифоров, Роберт Харасов өченче урынга чыктылар.

 Яшь йөзүчеләрнең һәркайсы зур бәйгеләрдә шәһәребез данын якларлык.

Алда балаларны яңа стартлар һәм яңа бурычлар көтә, уңышлар аларга.

 

 

Константин Капитонов, бассейнның өлкән тренеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев