Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Югалып калмадылар, гомуми зачетта икенче урын

Бу араларда Лениногорскида шахмат ярышлары бер-бер артлы булып торды. “Ромашкино ладья”сы матч-турниры быел инде 10 нчы тапкыр үткәрелде. Тиз уйнау ысулындагы бу бәйге, шахмат дөньясының милли герое булган, барлык дәрәҗәләрдәге шахмат ярышларының чемпионы Клинке-Махер истәлегенә оештырылган иде.

Бәйге  2 нче шахмат мәктәбендә узды.Анда Лениногорск,Әлмәт, Баулы, Бөгелмә шахматчылары катнашты.  Матч-турда Лениногорск җыелма командасын Владимир Шуваткин,Альберт Гайнетдинов,Артем Афанасьев, Варвара Фролова, Ангелина Рәхимова,Динара Сафиуллина, Артем Брендюрев, Захар Плюта тәкъдим итте. 

Лениногорск шахматчылары беренчелекне яуламаса да, югалып калмады. Гомуми зачетта безнең җыелма команда 2 нче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев