Лениногорск районы Зеленая Роща мәктәбе базасында район мәктәпләре арасында «Көзге кросс» ярышлары узган.
Ярышлар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) исәбенә кергән. Анда районның 16 мәктәбеннән 6-11 сыйныфтан 150дән артык укучы катнашкан.
Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында урта гомуми белем бирү учреждениеләре арасында В. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе командасы җиңүче булган.
Төп гомуми белем бирү учреждениеләре арасында Иске Иштирәк мәктәбе командасы җиңгән.
Гүзәл Миргалиева.
Фотолар: ГТО Лениногорский район төркеменнән алынды.



Нет комментариев