Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

2015 елда минималь хезмәт хакы күләме арта

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2015 елның 1 гыйнварыннанминималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 5965 сумга кадәр күтәрү турында законга кул куйды. Шул рәвешле, 2000 елның 19 июнендәге минималь хезмәт хакы турындагы Федераль законының 1 нче маддәсенә үзгәреш кертелгән. Хокукый мәгълүматлаштыру рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 2014 ел белән чагыштырганда (ул вакытта...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2015 елның 1 гыйнварыннанминималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 5965 сумга кадәр күтәрү турында законга кул куйды. Шул рәвешле, 2000 елның 19 июнендәге минималь хезмәт хакы турындагы Федераль законының 1 нче маддәсенә үзгәреш кертелгән.
Хокукый мәгълүматлаштыру рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 2014 ел белән чагыштырганда (ул вакытта минималь хезмәт хакы - 5554 сум), минималь хезмәт хакы күләме 411 сумга артачак. Бу исә быелгы инфляция дәрәҗәсенә карап саналган. Документ исә 2018 елга минималь хезмәт хакы күләмен этаплап яшәү минимумына җиткерүне күздә тотып эшләгән.
Минималь хезмәт хакы күләме - закон нигезендә билгеләнгән минимум, ул хезмәт хакын тәртипкә салу, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр күләмен билгеләр өчен мөһим. Минималь хезмәт хакы күләме шулай ук салымнар, төрле акча җыюлар һәм штрафларны билгеләү өчен дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минимальная зарплата