Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Дүрт лениногорскилы “”Мактаулы гражданин” булды

Шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән, исемнәре бөтенебезгә дә мәгълүм булган дүрт кеше "Лениногорскиның мактаулы гражданины" булды. Әлеге дәрәҗәле исемгә лаеклылар күптән түгел мэриядә узган шәһәр һәм район советы сессиясендә билгеләнде. Социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның дүртесен дә депутатлар бертавыштан хуплады. Алар - күп еллар...

Шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән, исемнәре бөтенебезгә дә мәгълүм булган дүрт кеше "Лениногорскиның мактаулы гражданины" булды.

Әлеге дәрәҗәле исемгә лаеклылар күптән түгел мэриядә узган шәһәр һәм район советы сессиясендә билгеләнде. Социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның дүртесен дә депутатлар бертавыштан хуплады.

Алар - күп еллар Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе начальнигы булып эшләгән Нәҗип Галимов, "Лениногорскгаз" идарәсен җитәкләгән, трамплинчылар федерациясе рәисе Әнәс Вәлиев, "Лениногорскнефть" идарәсенең ветераннар советын җитәкләүче Илгизәр Гәрәев, политехник колледж директоры Рәсим Шәмсетдинов.

- Шәһәр, "Лениногорскнефть" идарәсе юбилей елында әлеге дәрәҗәле исем ике түгел, дүрт булсын дигән фикергә килгән идек. "Лениногорскиның мактаулы гражданины"на лаеклылар утыз ике булды хәзер. Тик нигәдер алар арасында хатын-кызлар гына аз - нибары өч. Миңа калса, шәһәр һәм район үсешендә исемнәре билгеле булганнар моның белән генә чикләнми, киләчәктә моны күз уңында тотарга кирәк, - дип үз фикерен белдерде район башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мактаулы гражданин