Реклама
Бәкердә традицион авторалли узды. Анда "Запорожец" машиналарында узыштылар. Халык бик күп булган. Биредә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашкан. Ул "Авторетроклуб ГАЗ-21 Волга" республика оешмасының президенты булып тора. Чара "Бәкер" шифаханәсе һәм әлеге оешма белән берлектә уздырылган. Ярышларда җиңүчеләр: беренче урында - Руслан Шәйдуллин, икенчедә Айрат Исмагилов, өченче урында...
Бәкердә традицион авторалли узды. Анда "Запорожец" машиналарында узыштылар.
Халык бик күп булган. Биредә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашкан. Ул "Авторетроклуб ГАЗ-21 Волга" республика оешмасының президенты булып тора. Чара "Бәкер" шифаханәсе һәм әлеге оешма белән берлектә уздырылган.
Ярышларда җиңүчеләр: беренче урында - Руслан Шәйдуллин, икенчедә Айрат Исмагилов, өченче урында Динар Бигманов.
Шифаханә хезмәткәрләре арасында да урыннар билгеләнгән: 1. Айрат Исмагилов, 2. Алмаз Шәрифуллин, 3. Руслан Бадыков.
vk.com/bakirovo фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз