Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле лениногорскилылар! Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез! 23 февраль - бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора. Ватанны саклаучыларның барлык буынына, туган илебезнең азатлыгын саклап калуда, илебез һәм республиканың бәйсезлеге, ныклыгы өчен көч куючылар алдында баш иеп, рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Һәр гаилә диярлек туганы яисә, корал тотып, илебез...

Хөрмәтле лениногорскилылар!
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез!
23 февраль - бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора. Ватанны саклаучыларның барлык буынына, туган илебезнең азатлыгын саклап калуда, илебез һәм республиканың бәйсезлеге, ныклыгы өчен көч куючылар алдында баш иеп, рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Һәр гаилә диярлек туганы яисә, корал тотып, илебез мәнфәгатен яклаган батыр герой белән горурлана.
Бүгенге көндә Ватанны саклаучылар көне дәүләтне ныгыту мәгънәсен дә алды. Уңышлы һәм тыныч тормышыбыз яклауга мохтаҗ. Күпчелек якташларыбыз өчен Ватанга хезмәт итү яшәү мәгънәсе һәм бурычка әверелде. Илебез тыныч булса, гаиләләребездә дә иминлек хөкем сөрер, тулы тормышта яшәрбез.
Хәзерге вакытта Кораллы көчләрдә намус белән хезмәт итүче, авырлыкларны, чыдамлык һәм ныклык күрсәтеп, җиңеп чыгучы яшь егетләребез белән горурланабыз.
Бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы исәнлек, гаилә иминлеге, бәхет телим. Ветераннарга - сәламәтлек һәм озын гомер, солдат, офицерларга уңышлы хезмәт итәргә булсын. Кыюлар һәм батырлар бәйрәме һәркемгә күтәренке кәеф, тыныч, имин тормыш һәм уңышлар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февраль

2
X