Заман сулышы

Бәйрәм белән сезне, әниләр!

Сезне җылы, якты матур бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Хатын-кызларыбыз әни вазифасын үтәү белән бергә, һөнәри эшчәнлекне дә уңышлы алып баралар, шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертәләр. Күп бала табып, тәрбияләп үстерүчеләр, чын мәгънәсендә, герой-хатыннар. Сезнең сабырлыгыгыз, шәфкатьле булуыгыз өчен рәхмәт сүзе белдерәм. Үз әнисенең җылы...

Сезне җылы, якты матур бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм.
Хатын-кызларыбыз әни вазифасын үтәү белән бергә, һөнәри эшчәнлекне дә уңышлы алып баралар, шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертәләр.
Күп бала табып, тәрбияләп үстерүчеләр, чын мәгънәсендә, герой-хатыннар. Сезнең сабырлыгыгыз, шәфкатьле булуыгыз өчен рәхмәт сүзе белдерәм. Үз әнисенең җылы кочагыннан мәхрүм калган балаларны тәрбияләүчеләргә дә бу көнне аерым рәхмәт әйтәсе килә.
Кадерле әниләр, яшь буынны - лениногорскилыларны тәрбияләү белән армый-талмый шөгыльләнүегез өчен зур рәхмәт. Сезгә һәм булачак әниләргә ныклы исәнлек, гаилә бәхете, балаларыгыз белән горурланып яшәргә язсын.
Рәгать Хөсәенов,
муниципаль район башлыгы,
шәһәр мэры

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: