Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Чистардык, тик озаккамы?

Ниһаять, чистарту, җыештыру турында сөйләнә торгач, бу эшкә ныклап тотындык, һәм ул нәтиҗәсез калмады. Шимбә көнне гөрләгән өмәне күзәткәч, әнә шундый фикергә килергә мөмкин иде. Чөнки хезмәт терапиясенә халык күмәкләп чыкты. Өмәдә барлыгы 20 меңләп кеше, 224 берәмлек махсус техника катнашты. Шуның 17 мең 951е - шәһәр урамнарын җыештырды. Өмәгә...

Ниһаять, чистарту, җыештыру турында сөйләнә торгач, бу эшкә ныклап тотындык, һәм ул нәтиҗәсез калмады. Шимбә көнне гөрләгән өмәне күзәткәч, әнә шундый фикергә килергә мөмкин иде. Чөнки хезмәт терапиясенә халык күмәкләп чыкты. Өмәдә барлыгы 20 меңләп кеше, 224 берәмлек махсус техника катнашты. Шуның 17 мең 951е - шәһәр урамнарын җыештырды. Өмәгә оешма-предприятие хезмәтчәннәре генә түгел, мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар да өлеш кертте. Чисталык терапиясе иртәнге җидедә башланып, көне буена сузылды.


Сигезенче ярты тирәсендә инде Тукай урамында өмәнең кызган чагы иде. Монда Шашин проспектыннан алып, стадионга хәтле "ТМС-Буровой Сервис" җәмгыяте уңганнары чистарту эше белән мәш килә. Юлның ике ягында 6-7шәр кеше газоннарны көнкүреш калдыклардан арындырса, калганнары чүп-чарны капчыкка төяп, машинага тутыра. Берничәсе җыештырылган урынны кырып-себереп бара. Урамның һәр почмагында чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Агачларны агарту буенча да эшләр гөрли.
КНИТУ-КАИ филиалына һәм сәүдә нокталарына билгеләнгән Ленин - Шашин проспектында җыештыручылар күренмәсә дә, чүп-чар тутырылган капчыклар бу территориягә өмәчеләр кулы тиюен раслый. Газоннар ялт иткән, чүп әсәре күренми, бары матур булып, яшел келәм кебек чирәм генә җәйрәп ята.
Аллеяда исә 5 нче, 6 нчы мәктәп укучылары мәш килә иде. Шефлык ярдәме күрсәтүче предприятиеләр биргән махсус техника ярдәмендә алар 1-2 сәгать эчендә аллеяны "курчак кебек" ясап куйдылар. 6 нчы мәктәпнең югары сыйныф укучылары исә мәктәп территориясендә һәм чишмә янында тәртип урнаштырды.
Мәдәният сарае тирәсендә 25ләп мәдәният хезмәткәре "кайнаша" иде. Алар санитар икеайлык игълан ителгәннән бирле сишәмбе саен монда җыештыру эшләре белән шөгыльләнә, көнкүреш калдыкларыннан арындырылган территорияне себереп, ялт иттереп җыештырып куялар.
Гомумән алганда, быелгы өмә шактый оешкан булуы, барысының да җаваплылык тоеп, бердәм эшләве белән аерылып торды. Көн буена сузылган өмәдә шәһәрдә барлыгы 8 мең 31, ә районда 313 мең куб метр чүп-чар чыгарылган. Чисталык эшенә районда 17 берәмлек техника җәлеп ителгән. 2 мең 100 төп агач, 210 метр тирәсе юл кырыендагы куркынычсызлык коймасы (18е ремонтланган), юл кырыендагы 2мең 524 бардюр агартылган, 8 дистәдән артык урамны яктырту җайланмалары урнаштырылган баганалар буялган. 56 балалар мәйданчыгы тәртипкә китерелгән. Чистарту, җыештыру эшләре төгәлләнгәч, шәһәрдә - 350, районда 114 төп агач үсентесе утыртылган.
Өмә узды, шәһәр-йортыбыз чиста, пөхтә "күлмәген" киеп куйды. Тик озаккамы? Чисталыкка һәм, гомумән, кеше хезмәтен санламыйча табигатьне чүпләргә яратучылар юк түгел бит әйләнә-тирәбездә. Хәзер менә шундый тәрбиясезләр белән генә көрәшәсе кала. Андыйларга йә зур күләмдә штраф саласы, йә үзләрен чистарту эшенә җигәсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љмђ