Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорскида булып китте

Үзебездә җитештерелгән продукция экологик яктан чистарак та, файдалырак та, диде республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җирле җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карап йөргәндә. Кичә ул Лениногорск муниципаль районы отчет сессиясендә катнашты. Баштан, гадәттәгечә, күргәзмәне карады. Монда үзебезнең ипи, сөт заводы, төзелеш предприятиесе товарын тәкъдим иткән иде. Башка еллардагыдан аермалы буларак, уңышлы эшләп...

Үзебездә җитештерелгән продукция экологик яктан чистарак та, файдалырак та, диде республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җирле җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карап йөргәндә.

Кичә ул Лениногорск муниципаль районы отчет сессиясендә катнашты. Баштан, гадәттәгечә, күргәзмәне карады. Монда үзебезнең ипи, сөт заводы, төзелеш предприятиесе товарын тәкъдим иткән иде. Башка еллардагыдан аермалы буларак, уңышлы эшләп килүче алты фермер хуҗалыгы үз продукциясен алып килгән.

Урмышлыдан фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин, Иске Иштирәктән Гөлшат Гыйззәтова, Керкәледән Наил Галимов иттән-сөттән пешергән азык-төлек, бавырсакка хәтле тезеп куйган. Иске Шөгердән икәү: сөт һәм ит җитештерү белән шөгыльләнүче Илшат Харисов, казлар үрчетүче Реваль Газизов һәм Каранда атлар үрчетүче Фәрит Нәбиуллин иттән пешергән төрле ризыклар алып килгән.

Сессия барышында Дәүләт Советы Рәисе чит ил продукциясен алыштырырлык итеп үзебездә дә җитештереп булуын әйтте. Моның өчен авыл җирлеге башлыкларына эшчән, актив кешеләрне табып, эшләрен башлап җибәрергә юл күрсәтергә кушты.
Бу турыда тулырак язманы газетыбызның җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мухаметшин