Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

"Ел хатын-кызы" номинациясендә лениногорскилы җиңгэн

Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Быелгы бәйге 10 номинациядә үткәрелде, безнекеләр шуның бишесендә катнашты. Берничә сәгатькә сузылган сынау нәтиҗәсендә, жюри әгъзалары 10 номинациядә иң уңган, булдыклы һәм сәләтле, башкаларга үрнәк булырлык хатын-кызларны ачыклады. Лениногорск эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы Ландыш Зиннәтуллина (фотода:...

Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.
Быелгы бәйге 10 номинациядә үткәрелде, безнекеләр шуның бишесендә катнашты. Берничә сәгатькә сузылган сынау нәтиҗәсендә, жюри әгъзалары 10 номинациядә иң уңган, булдыклы һәм сәләтле, башкаларга үрнәк булырлык хатын-кызларны ачыклады. Лениногорск эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы Ландыш Зиннәтуллина (фотода: сулдан беренче) "Язмышым - һөнәрем" номинациясендә катнашып, барлык катнашучылар арасында иң яхшысы булды. Ул "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы белән Татарстан Профсоюзлар федерациясе дипломы һәм "Бәкер" шифаханәсенә юллама белән бүләкләнде.
- Мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашуым. Шуңа да, нык дулкынланган идем. Ләкин аңа әзерләнергә, көч җыярга коллективым ярдәм итте. Җиңүемә ышанмадым, шуңа да, ул турыда ишеткәч, бераз югалып та калдым. Минем өчен бу бик зур җиңү, - ди Ландыш Зиннәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс

2
X