Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Җил кебек выжылдап

Якшәмбе көнне 2 меңгә якын кеше массакүләм чаңгы ярышында катнашты. "Россия чаңгы эзе"ндә катнашырга I-II сыйныф укучыларыннан алып, өлкән яшьтәге абый-апаларга кадәр чыккан. "Яшьлек" чаңгы базасы иртәнге сәгать 9.00да ук спорт сөючеләр белән шау-гөр килә иде. Монда мәктәп укучылары, яшьләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре, пенсионер апа-абыйлар, гомумән, спортка битараф булмаган кешеләр һәммәсе,...

Якшәмбе көнне 2 меңгә якын кеше массакүләм чаңгы ярышында катнашты. "Россия чаңгы эзе"ндә катнашырга I-II сыйныф укучыларыннан алып, өлкән яшьтәге абый-апаларга кадәр чыккан.

"Яшьлек" чаңгы базасы иртәнге сәгать 9.00да ук спорт сөючеләр белән шау-гөр килә иде. Монда мәктәп укучылары, яшьләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре, пенсионер апа-абыйлар, гомумән, спортка битараф булмаган кешеләр һәммәсе, көннең кызык үтәсен сизгәндәй, чаңгы алып калырга тырыша. Суыктан курыкмыйча, Урман паркы буйлап җил белән узышырга уйлый чаңгычылар. Кәеф күтәренке, шатлыклы авазлар... Әйтерсең, Сабантуй бәйрәме. Аптырамагыз, бездә һәр спорт ярышы бәйрәм кебек гөрләп уза. Бу юлысы да шулай булды. Чаңгы осталары, махсус киемнәр киеп, чаңгыларын кулына тотып, ярыш башланачагын түземсезлек белән көтте. Ярышны "Россия чаңгы эзе - 2012" уңаеннан оештырылган линейка ачып җибәрде. Кар туздырып, җил белән узышып чаңгы шуарга яратучыларны шәһәр мэры сәламләде.
- Хәерле көн, чаңгычылар! Бүген республикада, шул исәптән бездә дә, массакүләм чаңгы ярышы. Суык белән куышырга чыгуыгыз куандыра. Бүген генә түгел, безнең яшьләр, өлкәннәр һәр көн диярлек Урман паркында чаңгыда, - диде шәһәр мэры.
Чаңгы ярышы старт алганчы, узган елгы спартакиада җиңүчеләрен кубок һәм Диплом белән бүләкләделәр. Тәртибе аңлатылгач, түземсезләнеп көткән чаңгы ярышы башланып китте. Хатын-кызлар - 1 километрга, ир-егетләр 2 километр ераклыкка йөгерергә тиеш булды.
Иң элек, чаңгыга мәктәп укучылары басты. Аннан уку йортлары студентлары, яшьләр, предприятие хезмәткәрләре һәм өлкән яшьтәгеләр йөгерде. Ярышны контрольдә тотучылар старт биреп өлгерә алмый, спорт сөючеләр җил кебек выжылдап узып китә, артларыннан ялтырап чаңгы эзе генә сызылып кала. Чаңгы спортын үз итүчеләр йөгергәндә һәр учреждение, оешма-предприятие җанатарлары "Тизрәк! Алга! Сынатма!" дип, йөгерүчеләргә көч-куәт биреп торды. Суык бабай чеметеп, битләрен кызартырга өлгергәннәргә кайнар чәйле буфет, ашыгыч ярдәм эшләде. Массакүләм чаңгы ярышы күпләргә күтәренке кәеф, бетмәс-төкәнмәс көч китерде. Тик кайберәүләр чаңгы җитмәү сәбәпле, ярышта катнаша алмаганга, бераз борчылып алды.
"Россия чаңгы эзе - 2012" аерым җиңүчеләр алып килмәсә дә, күңел күтәренкелеге белән спортчыларны гына түгел, җанатарларны да бәхетле итәргә өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаћгы