Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Киләсе ел уңышына нигез бүгеннән салына

Шимбә көнне Лениногорск муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булып үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгыштагы 9 районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, баш инженерлар, баш агрономнар килгән иде. Семинарның теоретик өлеше мэриядә узды. Тәлгать Галимҗанович билгеләп үткәнчә,...

Шимбә көнне Лениногорск муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булып үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгыштагы 9 районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, баш инженерлар, баш агрономнар килгән иде.


Семинарның теоретик өлеше мэриядә узды. Тәлгать Галимҗанович билгеләп үткәнчә, әлеге төр семинарлар аграр министр Марат Әхмәтов күрсәтмәсе буенча үткәрелә. Берничә район белгечләре зоналарга җыелып, туфрак эшкәртүнең барышын күзәтә, тәҗрибә уртаклаша. Аграр министрлык белгечләрен тагын бер нәрсә борчый: вертолет белән өстән күзәткәндә, кырда туфрак эшкәртү белән шөгыльләнүче тракторларның аз булуы күзәтелгән. Бу исә эш акрын бара дигәнне аңлата, сүз белән эш арасында аерма килеп чыга.
-Сезнең районнарны вертолеттан күзәткән вакытта кырда 1 - 2, максимум 3 - 4 транспорт эшли иде, - диде министр урынбасары.
Ә бит көзге кыр эшләрен, шул исәптән туфрак эшкәртүне дә төгәлләргә вакыт аз калып бара. Өлгерергә кирәк, чөнки киләчәк уңышка нигез бүгеннән салына.
Семинарның практик өлеше муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында Лениногорск районы кырларында дәвам итте. Туфрак эшкәртү белән шөгыльләнүче агрегатларның уңай яклары белән таныштылар. Аннары "Чулпан", "Лениногорская"агрофирмасы", "Спартак", "Маркс", "Ленин", "Союз-агро", "Сатурн-Урал" кырларын карадылар. Анда нинди техника белән ничек эшләүләре турында кызыксындылар. Ул көнне бездә барлык мәйданның 60 проценттан артыгы эшкәртелеп, төрле хуҗалык кырларында кырыктан артык техника эшли иде.
Ахырдан йомгаклау сүзендә ТәлгатьТаһирҗанов Лениногорск авыл хуҗалыгы тармагына уңай бәя бирде.
- Бүген без күргәннәрдән шундый нәтиҗә ясап була: төп мәйданнар эшкәртелгән, эшкәртелмәгән җирләрдә техника эшли. Мисал итеп, "Маркс" хуҗалыгын китерде.
- Бүгенге көнгә туңга сөрү 100 процентка башкарылган. Хуҗалыкта иң заманча технология белән эшлиләр, кредит алмыйча үз средствосына яшиләр, хуҗалыкта тәртип бар. Сезнең район хуҗалыкларында да шундый җитәкчеләр булсын иде, дип теләде.
Авыл хуҗалыгы идарәләре начальникларына исә үз районнарында шундый семинарлар үткәрергә киңәш итте. Бу, беренчедән, тәҗрибә уртаклашу булса, икенчедән, артта баручыларга алдынгыларга карап тигезләшергә булышачак.
Кызык кына килеп чыкты ул көнне: югыйсә нинди тармакта булуына карамастан, мондый семинарларга, гадәттә, алдан әзерләнәләр. Ә монда кичтән хәбәр булып, икенче көнне безнең авыл хуҗалыгы белгечләре кунаклар кабул итте. Безнекеләр өчен бу семинар зур сынау булды, әлбәттә, башка район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре җитәкчеләре исә чынбарлыкны күрде һәм эшчәнлеккә уңай бәя бирде. Лениногорскиның географик яктан катлаулы - таулы җирдә урнашуына карамастан, бик зур күләмле эш башкарылган, көзге кыр эшләре төгәлләнү алдында тора, дигән фикерләр әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семинар