Комбайнчылар сынатмый
Урып-җыюда алдынгы комбайнчыларны бүләкләүнең дүртенче атнасына йомгак ясадылар.
"Лениногорская"агрофирмасы игенче-механизаторлары алдынгылыкны бирми: I төркемдә шул хуҗалыктан - Илгиз Миндияров. Ул "Тукано-430" комбайны белән узган атнада 347 тонна, ә урак башланганнан бирле 963 тонна бөртеклеләр суктырган. II төркемдә Котдус Габидуллин "Палессе КЗС-12" комбайнында бер атнада 466 тонна суктырган, барлыгы - 1295...
Урып-җыюда алдынгы комбайнчыларны бүләкләүнең дүртенче атнасына йомгак ясадылар.
"Лениногорская"агрофирмасы игенче-механизаторлары алдынгылыкны бирми: I төркемдә шул хуҗалыктан - Илгиз Миндияров. Ул "Тукано-430" комбайны белән узган атнада 347 тонна, ә урак башланганнан бирле 963 тонна бөртеклеләр суктырган. II төркемдә Котдус Габидуллин "Палессе КЗС-12" комбайнында бер атнада 466 тонна суктырган, барлыгы - 1295 тонна. III төркемдә "Хәбибуллин Ф.З." фермерлык хуҗалыгыннан Азат Хәбибуллин, аның күрсәткече: узган атнада - 204 тонна, барлыгы - 707 тонна суктырган.
Комбайнчыларны авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре яннарына барып котлады, күчмә байрак һәм акчалата премия тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз