Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск чүп-чарын яңа оешма җыя

1 гыйнвар көнне чүп салынган пакетларын тотып чыгучылар тимер чүп савытлары урынына евроконтейнерларны күреп, гаҗәпкә калыр, мөгаен. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки яңа елдан без - шәһәрлеләрнең каты көнкүреш калдыкларын чыгару эше белән "Мехуборка" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә башлый. Егерме ел эш тәҗрибәсе булган әлеге оешма Россиянең шактый һәм республиканың Казан,...

1 гыйнвар көнне чүп салынган пакетларын тотып чыгучылар тимер чүп савытлары урынына евроконтейнерларны күреп, гаҗәпкә калыр, мөгаен.
Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки яңа елдан без - шәһәрлеләрнең каты көнкүреш калдыкларын чыгару эше белән "Мехуборка" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә башлый. Егерме ел эш тәҗрибәсе булган әлеге оешма Россиянең шактый һәм республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Әлмәт, Менделеевск шәһәрләренә хезмәт күрсәтә.
- Аларның эшчәнлеге белән танышу өчен Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә булдык. Анда яшәүчеләр хезмәт күрсәтүләреннән канәгать, чыннан да, чүпләре вакытында түгелә, контейнерларның тирә-ягы чиста, - ди башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев
"Мехуборка" җәмгыяте безнең шәһәрдә эшчәнлекләрен башлап җибәрергә әзер. Моның өчен заказ буенча эшләнгән биш йөзләп тәгәрмәчле евроконтейнер сатып алынган. Ул каты пластмасстан эшләнгән, савыты - зәңгәр, капкачы әфлисун төсендә. Өч зур чүп ташу автомобиле дә эш башланганын көтеп тора, диләр. Ул да компаниянең үз - әфлисун төсендә булачак. Анда, зур итеп, сораулар туган очракта, мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры язылачак.
Бу темага кагылышлы тулырак язманы "Заман сулышы" газетының җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мехуборка

2
X