Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск комбайнчылары урып-җыюда

"Маркс" хуҗалыгында эшләүче комбайнчыларның һәрберсе көненә 500 центнер ашлык суктыра ала. Моңа иртә таңнан алып төнгә кадәр һәм яхшы һава торышы булганда ирешеп була. Быелгы җәй корылыгы һәм нәкъ урып-җыю вакыты килеп җиткәч кенә коеп яуган яңгырлары белән истә калачак. Тик табигатькә үпкәләп утырып булмый, булган икмәкне җыеп алу өчен...

"Маркс" хуҗалыгында эшләүче комбайнчыларның һәрберсе көненә 500 центнер ашлык суктыра ала. Моңа иртә таңнан алып төнгә кадәр һәм яхшы һава торышы булганда ирешеп була.

Быелгы җәй корылыгы һәм нәкъ урып-җыю вакыты килеп җиткәч кенә коеп яуган яңгырлары белән истә калачак. Тик табигатькә үпкәләп утырып булмый, булган икмәкне җыеп алу өчен маңгай тиреңне түгәргә туры килә. Куакбаш механизаторлары уңган. "Комбайнчыларыбыз төнге 11гә кадәр эшли", диләр хуҗалык идарәсендә. 600 гектарда чәчелгән арышны җыеп алганнар. Без барган көнне арпа суктыра иделәр. Хуҗалыкта урак вакытында биш комбайнчы эшли: Әсгать Сәхапов, Илдар Миңнегулов, Рамил Мөхәммәтшин, Наил Зыятдинов һәм Петр Петров. Егетләр сынатмый, икмәк җыюның никадәр авыр эш икәнен белә. Биредә шулай ук эшкә түләү бәясе югары булуы хакында язган идек инде. Бер тонна суктырган ашлык өчен 140 сум исәбеннән түләнә. Монда, әлбәттә, хуҗалык җитәкчесе Ильяс Ганиевның роле зур. Хезмәткә түләү ягы яхшы оештырылган булуы мине бер сөендерсә, җәмгыятьтә яшь механизаторларның көч куюы икеләтә шатландырды. Менә 31 яшьлек Илдар Миңнегулов "Нью-Холланд" комбайнын иярләп, арпа суктыруда эшли. Ул, 5 август мәгълүматы буенча, барлыгы 2 мең 800 центнер ашлык суктырырга өлгергән. Тагын да күбрәк эшләгән булыр иде, бераз ватылып торуы гына комачаулаган. 2005 елгы комбайн үзенең "яшен" сиздерә шул. Менә шундый "кызу" чорда техникаң ватылу механизаторның теңкәсенә тигән нәрсәдер, мөгаен. Комбайнда өченче елын эшләүче Илдардан эш турында сорашам, сер бирми:

- Авыр булса да эшләргә кирәк, беркем дә бушка китереп бирми, - ди.
Моңарчы шәһәрдә предприятиедә эшләгәнен белеп алып, авылда ял көне юклыгын төрттерәм. Анда да, елмаеп, тыйнак кына:
- Авыл малае бит мин, - ди. Шушы сүзләр үзенә зур төшенчәне сыйдырганын белә ул. Моны шулай ук ул өч баласына да төшендерәчәк. Әлегә алар кечкенә, иң өлкәне әнә быел бишенче сыйныфка бара.
Илдар хуҗалыкта ашатуның яхшы булуын әйтте. Кырга ике тапкыр: төш һәм кич кайнар ризык алып киләләр. Кыскасы, куакбашлылар уракта көне алтынга тиң икәнен белеп эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайн

2
X