Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск нефтьчеләре бу юлы автобус тартты

Кышкы сезонны ябу уңаеннан, "Лениногорскнефть" идарәсе коллективы һәр яз спорт-күңел ачу чарасына җыела. Ел саен оештыручыларның яңалык кертүе торган саен күбрәк кешене җәлеп итә. Бу юлы алар аркан ярдәмендә автобус тарту ярышын оештырып бәйрәмгә килүчеләрне гаҗәпләндерде. Нефтьчеләр спорт бәйрәме уздырырга җыенганда алдан ук матур көнгә дә заказ бирәләр, ахырсы, гадәттә...

Кышкы сезонны ябу уңаеннан, "Лениногорскнефть" идарәсе коллективы һәр яз спорт-күңел ачу чарасына җыела. Ел саен оештыручыларның яңалык кертүе торган саен күбрәк кешене җәлеп итә. Бу юлы алар аркан ярдәмендә автобус тарту ярышын оештырып бәйрәмгә килүчеләрне гаҗәпләндерде.


Нефтьчеләр спорт бәйрәме уздырырга җыенганда алдан ук матур көнгә дә заказ бирәләр, ахырсы, гадәттә ул гел яхшы була. Бу юлы да искәрмә булмады: чаңгычылар да каты кар өстеннән узышты, озаграк басып торсаң да өшерлек түгел иде. Хезмәткәрләрнең күпчелеге гаиләләре белән килгәнгә, спорткомплекс алдындагы мәйданчык аларны көчкә сыйдырды. Бәйрәмгә килүчеләрне сәламләгәндә идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов иң беренче шуңа игътибар итте.

-Безгә әлеге мәйданчыкны киңәйтергә кирәк, сыймый башлаганбыз. Спорт ярышлары гына түгел, аның массакүләм бәйрәмгә әверелүе кешеләрне үзенә тарта. Киләчәктә дә уңышлы эшләп, спорт белән шөгыльләнербез, күңелле ял итәрбез, дип уйлыйм, моның өчен бездә бар шартлар да тудырылган, - диде ул.

Берьюлы өч - кышкы сезонны ябу, Масленица һәм Нәүрүз бәйрәмнәрен үз эченә сыйдырган спорт-күңел ачу чарасы бүләкләүләрдән башланды. Волейбол буенча шәһәр беренчелегендә икенче урынга чыккан хатын-кызлар командасы, йөзү буенча шәһәркүләм ярышта беренче урын алган "Лениногорскнефть" идарәсенең җыелма командасы, биатлон буенча "Татнефть" күләмендә яшьләр оешмалары арасында уздырылган ярышта өченче урынга лаек булучылар билгеләп үтелде.

Ләйсән Шәрәфетдинова

Сергей Трусов фотосы

Бу турыда тулырак "Заман сулышы"ның җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X