Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск урамнары буйлап хәрби техника үтте

Лениногорскиның үзәк урамнары буйлап бүген хәрби техника үтте. Моңа кадәр Бөек Җиңүгә багышланган чарада сугыш чорының шулкадәр күренешләрен, пулемет, пушкалар, шул чор машиналарын күргән юк иде әле. Шуңа мәңгелек ут янында тантаналы митинг тәмамланганнан соң, пыскып кына гел явып торган яңгырдан күшеккән халык китәргә ашыкмады. Сафка тезелеп узган егет-кызлар, алар...

Лениногорскиның үзәк урамнары буйлап бүген хәрби техника үтте.


Моңа кадәр Бөек Җиңүгә багышланган чарада сугыш чорының шулкадәр күренешләрен, пулемет, пушкалар, шул чор машиналарын күргән юк иде әле. Шуңа мәңгелек ут янында тантаналы митинг тәмамланганнан соң, пыскып кына гел явып торган яңгырдан күшеккән халык китәргә ашыкмады. Сафка тезелеп узган егет-кызлар, алар артыннан баручы хәрби техника артыннан үзәк мәйданга агылды. Ә анда кыр кухнясы, шашлык пешеп тора, палаткаларда сату бара, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләнә. Аннан быелгы бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге: Бөек Җиңүнең 70 еллыгын яңартылган һүйкәл янында каршыладык. Дөресрәге, халык соравы буенча, совет солдатының элеккеге варианты кире кайтарылды, шулай ук тирә-як та төзекләндерелде.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined