Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск урманчылыгы узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады

Узган елда Лениногорск урманчылыгы территориясендә дәүләт килешүе кысаларында 55 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган. Болар хакында урман хуҗалыгы узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясаганда хәбәр иттеләр.


Эшчәнлеккә нәтиҗә мэриядә Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында үтте.  Киңәшмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе, янгын күзәтчелеге бүлеге катнашты.

Лениногорск урманчылыгы җитәкчесе Радий Салихов урман биләмәләрен саклау, кабат торгызу буенча эшләнелгән эшләр, санитар-сәламәтләндерү чаралары, табигатьне саклауга юнәлдерелгән акцияләр турында үз чыгышында сөйләде.

-    Узган елда 820 меңнән артык берәмлек утырту материалы әзерләнде. Агротехник карау чаралары 260 гектарда уздырылды. 3 мең килограммнан артык урман орлыгы әзерләдек. Монда имән агачының югары уңыш бирүен билгеләп үтәргә кирәк.

Җитәкче шулай ук  дәүләт урман күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан узган елда 1 мең 80 патрульлек рейдлары оештырылуын, аларда урман законнарын бозу буенча 60 очрак ачыклануын әйтте.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов безнең район ландшафты буенча үзенчәлекле булуын әйтеп,  урманнар үсеше буенча программалар төзү мәсьәләсен карарга кушты.


Равил Кузюров, Татарстан Урман хуҗалыгы министры:
-    Лениногорск районында урманнар җыйнак итеп урнашкан. Районның барлык территориясендә дә урманнар бар. Узган ел сезнең район урман янгыннарыннан шактый зыян күрде. Безнең алда торган максатларның берсе –янгыннарны булдырмый калу. “Экология” илкүләм проекты кысаларында “Татарстанда урманнарны саклау” региональ проектны гамәлгә ашыру – тагын бер максатыбыз.  Быел министрлык тарафыннан урманчылыкларда техника паркы яңартылачак. Шулай ук урман тармагын цифрлаштыруны да күздә тотабыз.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев