Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск йолдызчыклары кабынды

Кичә Мәдәният сараенда "Лениногорск йолдызы - 2016" яшь сәләтләрне ачу бәйгесенең финалы узды. Ике ай дәвамында барган бәйгенең җиңүчеләре ачыкланды. Яшь кызлар - Алия Биктимирова белән Ольга Манакова һәм Гран-при ияләре булды. "Конферанс" номинациясендә кечкенәләр арасында Самат Шәмсуаров, урта төркемдә Азат Кашапов җиңүче исемен алды. "Вокал төркемнәр"дән "Солнечные лучики" (кечкенәләр...

Кичә Мәдәният сараенда "Лениногорск йолдызы - 2016" яшь сәләтләрне ачу бәйгесенең финалы узды. Ике ай дәвамында барган бәйгенең җиңүчеләре ачыкланды.

Яшь кызлар - Алия Биктимирова белән Ольга Манакова һәм Гран-при ияләре булды.

"Конферанс" номинациясендә кечкенәләр арасында Самат Шәмсуаров, урта төркемдә Азат Кашапов җиңүче исемен алды.

"Вокал төркемнәр"дән "Солнечные лучики" (кечкенәләр төркеме) һәм "Сәрвиназ" (уртанчылар төркеме) беренче урынга лаек дип табылды.

"Хореография" номинациясендә "Пируэт" (уртанчылар) һәм "Империя" (олылар) бию төркемнәренә тиңнәр табылмады.

"Вокал-соло"да исә Анастасия Казанцева һәм Арина Долгова, Айсылу Ибраһимова белән Алия Матнурова беренче урында. Хәзер алар республикада Лениногорск данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорская звезда