Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида 2014 елга йомгак ясалды

Мәдәният сараенда предприятие, учреждение җитәкчеләре катнашында узып баручы елга йомгак ясау чарасы узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов: - Елны уңышлы дип әйтергә тулы хакыбыз бар, чөнки ирешелгән уңышлар күп. Федераль, республика программаларын гамәлгә ашыруда байтак эшләр башкарылды. Киләсе ел - зур юбилейлар елы. Аңа әзерләнүдә һәрберебезнең көче керергә тиеш, алдыбызга...

Мәдәният сараенда предприятие, учреждение җитәкчеләре катнашында узып баручы елга йомгак ясау чарасы узды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов:
- Елны уңышлы дип әйтергә тулы хакыбыз бар, чөнки ирешелгән уңышлар күп. Федераль, республика программаларын гамәлгә ашыруда байтак эшләр башкарылды. Киләсе ел - зур юбилейлар елы. Аңа әзерләнүдә һәрберебезнең көче керергә тиеш, алдыбызга куелган бурычларны үтәп, бәйрәмне лаеклы рәвештә уздырырбыз, дип ышанам,- диде.
Шәһәр һәм район үсешендә өлеш керткән предприятие җитәкчеләре сәхнәгә чакырылып, Рәхмәт хаты һәм бәйрәм күчтәнәче белән бүләкләнде.
Кыш бабайдан бүләк сорап хат язган берничә баланың хыялын депутат апа-абыйлары тормышка ашырган, аларга чаңгы, тимераяклар бирелде.
Ә инде Мәдәният сараеның үзешчән сәнгать артистлары, вокал, хореография ансамбльләре бәйрәм концерты бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014