Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида “Ашыгыч ярдәм” күрсәтү станциясе яңа бинага күчте (фотолар)

Бүген шәһәребездә тантаналы рәвештә "Ашыгыч ярдәм" күрсәтү станциясе ачылды. Әлеге чарада республиканың Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм медицина хезмәткәрләре катнашты. Станция медико-санитар частеның ишегалдында урнашкан. Элек хуҗалык блогы урнашкан бинаның бер өлеше "Максат" төзелеш оешмасы тарафыннан капиталь ремонтланган, реконструкцияләнгән, бөтен шартлар да тудырылган. Гадел Вафин...

Бүген шәһәребездә тантаналы рәвештә "Ашыгыч ярдәм" күрсәтү станциясе ачылды.
Әлеге чарада республиканың Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм медицина хезмәткәрләре катнашты.
Станция медико-санитар частеның ишегалдында урнашкан. Элек хуҗалык блогы урнашкан бинаның бер өлеше "Максат" төзелеш оешмасы тарафыннан капиталь ремонтланган, реконструкцияләнгән, бөтен шартлар да тудырылган.
Гадел Вафин "Ашыгыч ярдәм" күрсәтүчеләргә уңайлы шартлар тудырган өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Станция мөдире Григорий Павельевка яңа "ашыгыч ярдәм" күрсәтү автомобиленнән ачкыч тапшырды. Аннан бинаның эчке ягын карап, медицина хезмәткәрләренең эшләү һәм ял итү шартлары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев