Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскига Олимпия призеры килде (ФОТОЛАР)

Лениногорскига эшлекле визит белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров һәм Олимпия уеннары призеры, Россия ватерполчысы Ирек Зиннуров килде. Ирек Хәйдәрович спортчы буларак, беренче чиратта шәһәрдәге спорт корылмалары, спорт эшчәнлеге белән танышты. Делегация "Яшьлек" стадионы һәм спорткомплексында булды. Биредә узган ел капиталь ремонт уздырылган иде. "Олимпия резервы" мәктәбендә трамплиннан...

Лениногорскига эшлекле визит белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров һәм Олимпия уеннары призеры, Россия ватерполчысы Ирек Зиннуров килде.
Ирек Хәйдәрович спортчы буларак, беренче чиратта шәһәрдәге спорт корылмалары, спорт эшчәнлеге белән танышты.
Делегация "Яшьлек" стадионы һәм спорткомплексында булды. Биредә узган ел капиталь ремонт уздырылган иде. "Олимпия резервы" мәктәбендә трамплиннан сикерүче малай-егетләр белән дә сөйләшеп алдылар. Боз сараенда да булдылар.
Шәһәрдәге 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр төрле спорт бәйгеләрендә җиңү яулый, ә менә мәктәп үзе капиталь ремонт таләп итә. Делегация "Юбилейный" бассейны бинасы белән дә танышты.
Очрашу "Лениногорскгаз" идарәсендә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт