Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Геройлар Аллеясы реконструкцияләнәчәк, Хәрби Дан паркы барлыкка киләчәк

Мэриядә Геройлар Аллеясын реконструкцияләүнең проектын тәкъдим иттеләр. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Җиңүнең 70-еллыгына әзерлек комиссиясе членнары, актив һәм кызыксынган затлар катнашты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында, шәһәр администрациясе, ветераннар советы белән берлектә, Геройлар Аллеясын реконструкцияләү һәм Җиңүнең 50 еллыгы проспектында Хәрби Дан паркы булдыру турында карар кабул иткән...

Мэриядә Геройлар Аллеясын реконструкцияләүнең проектын тәкъдим иттеләр. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Җиңүнең 70-еллыгына әзерлек комиссиясе членнары, актив һәм кызыксынган затлар катнашты.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында, шәһәр администрациясе, ветераннар советы белән берлектә, Геройлар Аллеясын реконструкцияләү һәм Җиңүнең 50 еллыгы проспектында Хәрби Дан паркы булдыру турында карар кабул иткән иде.

Әлеге проектны архитектура бүлеге баш белгече Алексей Карасев тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, проект Казан инженер-төзелеш институты коллективы тарафыннан, «Green Ring» (зеленое кольцо) дизайны буенча эшләнгән. Әлеге проект составына Тукай урамындагы җәяүле юлы һәм Ленин проспекты, Нефтьчеләр Аллеясы, Геройлар Аллеясы, «Юбилейный паркы һәм Добролюбов урамындагы «Ручеек» паркы керә. Проектны Хәрби Дан паркы төгәллиячәк.

Геройлар Аллеясы 1975/80 елларда төзелә !әм берничә тапкыр реконструкцияләнә. Бүгенге көндә анда "Мәңгелек ут", 3 кавалер һәйкәле, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл бар . 12 Советлар Союзы Героеның бюсты куелган, "Җиңү тантанасы" монументы, Яңаписмәнлеләргә куелган һәйкәл бар. Яңа проект буенча 2015 елда солдат һәйкәлен алыштыру ( аның элеккеге вариантын торгызачаклар), 12 геройның бюстын реконструкцияләү, территорияне төзекләндерү һәм башка эшләр планлаштырыла.
Хәрби Дан паркына килгәндә, ул Геройлар Аллеясының дәвамы булып торачак. Проект буенча эшләгәндә, төрле вариантларны караганнар, шулай итеп, булачак паркның нигезенә халыкны илебездә булган тарихи вакыйгалар турында мәгълүматлаштыру идессы яткан. Бу - 1812,1914,1941-45 елгы сугышлар, Әфганстан һәм Чечнядагы сугыш.
Парк территориясендә Дан Обелискы урнаштыру планлашлаштыра, ул илебездә булган биш сугышны чагылдырачак. Паркның иң мөһим элементларының берсе булып, хәрби техника торачак: 2 пушка һәм гаубица (артиллерия коралы төре). Төзекләндерү өчен чыршыдан тыш, куаклар утыртылачак, клумбалар булачак.
Булачак парк территориясендәге кибет бинасына килгәндә, аны балалар өчен төрле уеннар, шул исәптән патриотик хисләр уятуга юнәлдерүгә тотылачак.
Бу проектны - халыкныкы дип әйтергә нигез бар, чөнки администрация башлангычында, безнең шәһәр һәм Бөгелмә архитекторлары, рәссамнары, скульпторлары катнашкан. Бүгенге презентациядә , проектны тагын бер кат тикшереп, тәкъдим-киңәшләр кертелде. Нәтиҗә ясап, Район башлыгы Рәгать Хөсәенов реконструкциядән соң шәһәр яңа, истәлекле урынга байыячак, дип билгеләп үтте. Проектны тагын бер кат карап, эшләп бетерергә кушты. Шуннан соң төзелеш эшләренә тотыначаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аллея

2
X