Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида халык белән “Туры элемтә” үтте

Үзәк мәйдандагы яп-яхшы плитәләрне алып, яңасын җәяләр. Нәрсә инде бу, дип шалтыратты бер көнне танышым. Аптырасаң - шалтырат - Бу мәсьәләне газетыгызда күтәреп чыгыгыз әле,- ди. Шушы көннәрдә мэриядә "Туры элемтә" булачагын аңлатып, шунда шалтыратырга тәкъдим иттем, берничә телефон номерын әйтеп яздырдым. "Туры элемтә" аша аралашуда сәгать ярым үземә дә...

Үзәк мәйдандагы яп-яхшы плитәләрне алып, яңасын җәяләр. Нәрсә инде бу, дип шалтыратты бер көнне танышым.
Аптырасаң - шалтырат
- Бу мәсьәләне газетыгызда күтәреп чыгыгыз әле,- ди. Шушы көннәрдә мэриядә "Туры элемтә" булачагын аңлатып, шунда шалтыратырга тәкъдим иттем, берничә телефон номерын әйтеп яздырдым. "Туры элемтә" аша аралашуда сәгать ярым үземә дә утырырга туры килде. Бик тырышып тыңласам да, бу сорауга җавапны ишетә алмадым. Чөнки 5-6 телефон шалтырый, берничә кеше җавап бирә. Ахырдан җавапны шалтыратып белештем. Плитәләрнең барысы да түгел, җимерелгәннәре генә алыштырыла икән, дип аңлатканнар. Аннан Үзәк мәйданның нәкъ уртасыннан куптарылган плитәләр турында да белешкән, ул урынны чыршы куяр өчен әзерлиләр икән, шуңа плитәләрне вакытлыча алып торалар, ди. Теге көнне бик кызган иде, бераз тынычланган. Мин дә дөрес юл күрсәткәнмен икән, дип куанып куйдым.
Һаман шул ТКХ
Ул көнне мэриянең актлар залында "туры элемтә" өчен куелган телефоннарга алтмыш өч шалтырату булды. Күрәмсең, башка вакыттагыга караганда, азрак шалтыратканнар:
- Бәлки, җирле газет, телевидениегә биргән белдерүдә "туры элемтә"дә булачак барлык өлкәләрне әйтеп бетермәгәнбездер,- дип куйды шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев.
- Нигә алай дисез, бәлки, проблемалар азайгандыр, - дигән комментарий ишетелде. Моңа залда утыручылар бердәм көлеп куйды.
Сорауларның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы иде. Җылылык трассасы алыштыру, яисә ремонтлау өчен казылган җирнең тиешле таләпләргә китерелмәвеннән зарланучылар булды. Әнә бер фатирның түбәсеннән су үтә икән, икенче берәү фатирында салкын булуыннан зарланды. Бер йортта капиталь ремонттан соң почта тартмалары куелмаган икән - бу проблемаларны тиз арада хәл итәргә тырышырбыз, диде телефонның бу ягындагы җаваплы кешеләр.
Берәү әнә торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау буенча барлык йортларның өлкәннәрен чакырып, "түгәрәк өстәл" үткәрү буенча хәтта ике тапкыр шалтыратты. "Минем 500 кешелек түгәрәк өстәлем юк", дип шаяртты торак хуҗалыгы департаменты җитәкчесе. Әлеге гамәлне бик үк кирәкле дип санамыйлар, дип аңладым.
- Без яшәгән - Тукай урамы, 30 нчы йорт стенасында зур һәм мәгънәсез реклама плакаты эленеп тора, - дигән шалтырату булды.
Андый плакатларның шәһәрне ямьсезләп торуы белән килеште залда утыручылар. Тик кем алырга тиеш, урамдагы реклама өчен кайсы предприятие җаваплы - "без" дип җавап бирүче табылмады. Шуннан рекламаның кемнеке булуын ачыклап, шул оешмадан алдырырга, дигән фикергә килделәр. Яллар белән бәйле рәвештә, бераз тоткарланырга мөмкин, шуңа вакытын бәйрәмнән соң, дип билгеләделәр.
Кеше кайчакта моң-зарын кемгә сөйләргә белми. Әнә бер ханым гомере буе шәһәребездәге балалар бакчасында эшләп, Өлкәннәр көне уңаеннан искә алмауларыннан зарланды. Балалар тәрбияләүче учреждениегә мондый игътибарсызлык килешеп бетми, әлбәттә.
Ул көнне килеп ирешкән сорауларның күпчелегенә караганда, хәл ителерлек, дип аңладым. Мәсәлән, теләк булганда автобус маршрутын да уңайлы итеп җайлап була, яктылыкны да көйләргә мөмкин. Юллардан калганын, әлбәттә. Нәфис Ибраев билгеләп үткәнчә, ул финансларның чикләнгән булуы белән бәйле. Писмәннән берәү нәкъ шул турыда шалтыратканнан соң ул:
- Капиталь төзелеш идарәсе белән шәһәр һәм шәхси сектордагы барлык юлларны карап чыктык. Күп җирдә вак таш җәю варианты каралачак. Төгәл әйтә алмыйм, ләкин киләсе берничә елда сезгә юл салынырга тиеш, - диде.
Авыл да катнашсын
Бер мөрәҗәгать кибеттә сыйфатсыз азык-төлек сату турында иде. Аңа нинди җавап яисә киңәш бирелгәндер, әйтә алмыйм. Тик бу проблеманың бигрәк тә районда киң таралган булуы билгеле. Редакциягә дә шалтыратучылар бар. Әле күптән түгел генә бер авылдагы шәхси кибеттә сыйфатсыз азык-төлек сатылуы турында хат килгән иде. Ярмалары, җимешләре кортлаган, конфетларының вакыты чыккан - каян ала торгандыр ул аны, дип язалар.
- Бу хәлне хәбәр итәргә дип Роспотребнадзор бүлегенә шалтыраткан идек, без моның белән шөгыльләнмибез дип, бер телефон бирделәр, анда шалтыраткан идек, Әлмәткә барырга куштылар, - дип аптырап, язганнар.
Ул хатны Әлмәткә - кулланучылар хокукын яклау белән шөгыльләнүче оешмага юллаган идек, бик тиз җавап килде, тикшерү булыр дип көтеп торабыз. Күп очракта кеше кая барырга белми бит, "Туры элемтә" телефонына шалтыратып карарга киңәш итәбез.
Мәсәлән, ул көнне сезнең шалтыратуыгызга җавап бирергә дип полиция, социаль яклау, мәшгульлек үзәге, почта, электр элемтәсе узелы утырды, тик аларга сәгать ярым эчендә бер шалтырату да булмады. Аннан авыллардан - Писмән, Подлесный һәм Тимәштән генә шалтыраттылар. Юкса, "Туры элемтә" телефоннарын "Заман сулышы"нда да бастырып, сезнең сорауларыгыз да булыр, дип көткән идек.
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ: "Туры элемтә" айга бер тапкыр үткәрелә. Шалтыраткач исем-фамилиягезне әйтү кирәк. Сезне борчыган сорауга шунда ук җавап бирелә, яисә ул язып алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прямая связь