Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Җиңү парады узды

8 майда барлык авыл җирлекләрендә, 9 майда шәһәрдә Җиңү бәйрәме билгеләп үтелде. Безнең районнан фронтка 11 мең 600 дән артык кеше китеп, яртысыннан артыгы яу кырында ятып калган. Шактый гына якташларыбыз концлагерь, госпитальләрдә үлгән. Мәңгелек ут янына митингка җыелган ветераннар, халык Җиңү өчен башларын салган сугышчыларны искә алды. Район башлыгы...

8 майда барлык авыл җирлекләрендә, 9 майда шәһәрдә Җиңү бәйрәме билгеләп үтелде.


Безнең районнан фронтка 11 мең 600 дән артык кеше китеп, яртысыннан артыгы яу кырында ятып калган. Шактый гына якташларыбыз концлагерь, госпитальләрдә үлгән. Мәңгелек ут янына митингка җыелган ветераннар, халык Җиңү өчен башларын салган сугышчыларны искә алды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов:
- Вакыт үткән саен, әлеге тарихи вакыйгада катнашучылар көннән-көн сирәгәя. Безнең изге бурычыбыз - бүгенге көндә исән - сау булган ветераннарыбызга игътибар һәм хөрмәтне тагын да арттыру, - диде. Республиканың Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Леонид Якунин ветераннарга Президент мөрәҗәгатен җиткерде.
Бүген арабызда 2 мең 700 дән артык сугыш ветераны яши. Шуның 189 ы - сугыш ветераны, 2 мең 300 дән артыгы - тыл хезмәтчәне, 135 е - тол хатын.
Мәңгелек дан сезгә, Җиңү көнен якынайтучылар! Мәңгелек утка венок һәм чәчәкләр куючылар, шәһәрнең үзәк урамын тутырып, парадта узучылар нәкъ менә шул сүзләрне кабатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парад