Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Мәдәният сараеның 50 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы үтте

Мәдәният сараеның 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасына халык зал тутырып килгән иде. Котларга кунаклар да шактый күп җыелган иде . Республика мәдәният министрлыгыннан килгән Гали Габдрахманов министр Айрат Сибагатуллинның котлау хатын укыды, Мәдәният сарае һәм бертөркем хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырды. Мәдәният сарае хезмәткәрләренә Рәхмәт хатларын шулай ук шәһәр мэры...

Мәдәният сараеның 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасына халык зал тутырып килгән иде.
Котларга кунаклар да шактый күп җыелган иде . Республика мәдәният министрлыгыннан килгән Гали Габдрахманов министр Айрат Сибагатуллинның котлау хатын укыды, Мәдәният сарае һәм бертөркем хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырды. Мәдәният сарае хезмәткәрләренә Рәхмәт хатларын шулай ук шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов , "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов тапшырды. Рәгать Хөсәенов:
- Мәдәният сарае электән үк халык яратып йөри торган урын иде, хәзер дә олылар да, яшьләр дә яратып йөри торган урын булып кала, - диде.
Кунаклар арасында Казаннан килгән -Мәдәният сараеның элекке хезмәткәре Илдус Тарханов бар иде. Ул хезмәт эшчәнлеген безнең Мәдәният сараенда башлап җибәрә, шуннан соң ТАССРның мәдәният министры,Татарстан республикасының Казахстандагы вәкиле булып тора.
Ул көнне Мәдәният йортында эшләүче һәм хәзер инде лаеклы ялда булган, яисә башка эшкә күчкән беркем дә читтә калмады. Шунда эшләп килүче барлык ансамбльләр дә чыгыш ясап, тамашачыга яхшы кәеф бүләк итте.
Лениногорскиның Мәдәният сарае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X