Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида патриотик җыр бәйгесе узды

Шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Безгә бу дөньяны сакларга йөкләнгән" дигән исемдә патриотик җырлар бәйгесе булып узды. Анда 37 җырчы егет-кыз һәм трио дуэтлар катнашты. Уртача төркемдә 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр, зурлар төркемендә 17дән алып 35кә җиткәннәр җыр осталыклары буенча көч сынашты. Ике сәгатькә сузылган бу бәйгедә татар телендә нибары...

Шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Безгә бу дөньяны сакларга йөкләнгән" дигән исемдә патриотик җырлар бәйгесе булып узды.
Анда 37 җырчы егет-кыз һәм трио дуэтлар катнашты. Уртача төркемдә 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр, зурлар төркемендә 17дән алып 35кә җиткәннәр җыр осталыклары буенча көч сынашты. Ике сәгатькә сузылган бу бәйгедә татар телендә нибары дүрт җыр яңгырады һәм алар барысы да югары бәяләнде. Уртача төркемдәгеләр арасында 12 яшьлек Наилә Вилданова "Туган илебез" җыры белән катнашу дипломына һәм сертификатка ия булды, трио дуэтлар арасыннан "Палитра" кызлар дуэты "Солдат егеткә" җырын, "Тулпар"кызлар дуэты "Күрәсем килә" җыры белән шулай ук катнашу турындагы диплом белән бүләкләнде. Зурлар төркеме арасында беренче урынга ике кеше лаек булды. Аларның берсе 24 яшьлек Раил Гыйззәтуллин булды. Ул "Кайту" җыры белән тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының күңелен яулады. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм киләчәктә саф татар телендә җырлар күбрәк яңгырасын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X