Заман сулышы

Лениногорскида республиканың ЮХИДИ начальнигы булып китте

Шәһәребезнең 14нче балалар бакчасында Татарстан эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Рифкать Миңнеханов булып китте. Биредә ул балалар юл-транспорт җәрәһәтләрен кисәтүгә багышланган чарада катнашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Эчке эшләр бүлеге начальнигы Надир Закиров һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин белән берлектә, ул балалар шөгыльләнә торган төркемнәрне...

Шәһәребезнең 14нче балалар бакчасында Татарстан эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Рифкать Миңнеханов булып китте.
Биредә ул балалар юл-транспорт җәрәһәтләрен кисәтүгә багышланган чарада катнашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Эчке эшләр бүлеге начальнигы Надир Закиров һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин белән берлектә, ул балалар шөгыльләнә торган төркемнәрне карады. Соңыннан, Рифкать Миңнеханов Эчке эшләр бүлегендә гражданнарны кабул итте. Бу көнне ЮХИДИ башлыгы белән очрашуга өч кеше килгән иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ЮХИДИ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: