Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида рәссамнар берлеге әгъзалары утырышы узды

Бүген Лениногорскида республика рәссамнары берлегенең күчмә утырышы булды. Аның рәисе Зөфәр Гыймаев җитәкчелегендәге әгъзалар педагогика училищесына җыелып, бүгенге көн өчен актуаль проблемаларны уртага салып сөйләште, тәҗрибә уртаклашты. Аннан туган якны өйрәнү музеенда булып, анда рәссамнар берлегенә күптән түгел генә кабул ителгән рәссамнар күргәзмәсе белән танышып, фикер алыштылар. Кунакларны район башлыгы...

Бүген Лениногорскида республика рәссамнары берлегенең күчмә утырышы булды.
Аның рәисе Зөфәр Гыймаев җитәкчелегендәге әгъзалар педагогика училищесына җыелып, бүгенге көн өчен актуаль проблемаларны уртага салып сөйләште, тәҗрибә уртаклашты. Аннан туган якны өйрәнү музеенда булып, анда рәссамнар берлегенә күптән түгел генә кабул ителгән рәссамнар күргәзмәсе белән танышып, фикер алыштылар. Кунакларны район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлап, Лениногорск җирендә яшәп иҗат итүче рәссамнар берлеге әгъзаларының халык арасында актив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. Музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары музыкаль бүләк тә ясады. Аннан делегация Бөгелмәгә шәһәренә - республиканың көньяк-көнчыгышында яшәп, иҗат итүче рәссамнарның киңәйтелгән күргәзмәсе белән танышырга юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: художник