Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида салкыннар саклана әле

Быел кыш, әби-бабайлар әйтмешли, чын кышка охшаган. Шимбә, якшәмбе көнне кайбер авылларда төнлә һава температурасы хәтта -40 градуска кадәр төшкән, диләр. "Урмышлыда ял көнне иртән -36 иде", ди авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин. Ярый ла, райондагы күпчелек авылларга зәңгәр ягулык барып җиткән, йортлар газ белән җылытыла. Ә менә Урмышлы авыл...

Быел кыш, әби-бабайлар әйтмешли, чын кышка охшаган. Шимбә, якшәмбе көнне кайбер авылларда төнлә һава температурасы хәтта -40 градуска кадәр төшкән, диләр.
"Урмышлыда ял көнне иртән -36 иде", ди авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин. Ярый ла, райондагы күпчелек авылларга зәңгәр ягулык барып җиткән, йортлар газ белән җылытыла. Ә менә Урмышлы авыл җирлегенә караган Яңа һәм Иске Варваринка, Болгар, Бохарда яшәүчеләр, шулай ук районның башка берничә кешелек кенә кече авылларында яшәүчеләр өйләрен утын ягып җылытырга мәҗбүр. Бохарда яшәүче 75 яшьлек Гөлсинә апа Кәлимуллина - кыш айларында авылда яшәп калучы дүрт кешенең берсе. Ялгызы гына яши ул, өен утын ягып җылытса да, зарланмады. "Әлмәттә яшәүче балаларым атна саен кайтып тора, утыным кышка җитәрлек. Ял көне һава темпуратурасы -38 гә төште, төнлә торып та мичкә яктым, өем торбалар буенча җылытыла, өшеп үлмәмен, Алла боерса. Артур, (ред. авыл җирлеге башлыгы) телефоннан хәлемне белеп тора, рәхмәт", ди Гөлсинә апа.
Янгын сүндерүчеләр кисәтә: салкын булганда, бер тапкыр артык күп ягып мичне кыздырмаска, көненә ике-өч тапкыр бер сәгать ярымнан да артык якмаска кирәк, диләр. Төтен юлларын да аена бер тапкыр чистартып тору яхшы. Мичтә ярылган урыннар булганда, аны ягу куркыныч тудыра, шуңа да һәрдаим күзәтү сорала, дип кисәтәләр.
Район башлыгы үткәргән атналык планеркада хәбәр итүләренчә, шимбә - ял көннәрендә янгын чыгу очраклары теркәлмәгән. Ләкин бу тынычланырга була, дигән сүз түгел. Чөнки көннәр салкынаю дәвам итәчәк. 29-30 гыйнварда мөнлә 30-35, урыны белән 40 градуска кадәр, көндез 25-30 градус салкын була, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе. Шуңа район башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм башка хезмәтләргә тәүлек буе дежур торырга, дигән күрсәтмә бирде.
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре тәкъдим итә: салкында тәнгә артык сыланып тормаган кием сайларга, бияләй кияргә, шарф бәйләргә. Шулай ук спиртлы эчемлек кулланмаска кирәк, чөнки алкоголь организмдагы җылылыкны тиз югалтуга китерә. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр салкынга аеруча сизгер. Шуңа да бик кирәк булмаганда урамга чыкмавың хәерле, диләр. Дүшәмбе көнне үзәк район хастаханәсеннән алынган мәгълүматка караганда, туңу очраклары буенча табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр әлегә булмаган.
Кайсы температурада укырга бармаска? Республиканың мәгариф министрлыгы башлангыч сыйныфларга температура 23-25 градустан түбән булганда, дигән мәгълүмат урнаштырылган. Хәтта муниципаль районның төрле урыннарында да температура төрлечә. Шуңа бу көннәрдә мәктәпкә килми калучылар да, килүчеләр дә бар. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин сүзләренчә, мәгариф министрлыгының һава температурасы түбәнәю белән бәйле мәгълүматы барлык мәктәпләргә дә җибәрелгән. Аның сүзләренчә, бу көннәрдә мәктәпкә һәр килгән балага дәрес укытыла, шулай ук ашханәдә ашау да каралган. Ә менә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ничә градус булса да барырга мәҗбүр. Чөнки салкын әти-әниләргә эшкә бармый калуга сылтау түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мороз

2
X