Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида укытучыларның август конференциясе үтте

Бүген шәһәребезнең Мәдәният сараенда укытучылар август конференциясенә җыелды. Иң элек пленар утырышта, төп доклад белән, Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин чыгыш ясады. Аннан соң укытучылар балаларны ничек тирән белемле итәргә, укыту системасында нинди технологияләр, алымнар кулланырга, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, тәрбия процессын ничек оештырырга, район мәгариф системасын модернизацияләү шартларында яхшы...

Бүген шәһәребезнең Мәдәният сараенда укытучылар август конференциясенә җыелды.
Иң элек пленар утырышта, төп доклад белән, Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин чыгыш ясады. Аннан соң укытучылар балаларны ничек тирән белемле итәргә, укыту системасында нинди технологияләр, алымнар кулланырга, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, тәрбия процессын ничек оештырырга, район мәгариф системасын модернизацияләү шартларында яхшы шәхес формалаштыру нидән гыйбарәт, һәм башка сораулар буенча фикер алыштылар. Шулай ук Сингапур моделе турында да сүз булды.
Август киңәшмәсе күңелле мизгелләргә дә бай булды. Укыту һәм тәрбия бирүдә озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем педагоглар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция