Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида яшәүче Хәйруллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Аны тантаналы рәвештә шәһәрнең ЗАГС бүлегендә балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары белән билгеләп үттеләр. Фәрит абый белән Гайшә апа, чып-чын туйдагыча, балдаклар алышты, котлау сүзләрен кабул итте, алтын туйлары уңаеннан таныклык һәм бүләкләр алды. Алтмыш ел буе иңен-иңгә куеп яшәгән әлеге хөрмәтле кешеләр икесе дә районыбызның Керкәле авылында туып , күршедә...

Аны тантаналы рәвештә шәһәрнең ЗАГС бүлегендә балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары белән билгеләп үттеләр. Фәрит абый белән Гайшә апа, чып-чын туйдагыча, балдаклар алышты, котлау сүзләрен кабул итте, алтын туйлары уңаеннан таныклык һәм бүләкләр алды.


Алтмыш ел буе иңен-иңгә куеп яшәгән әлеге хөрмәтле кешеләр икесе дә районыбызның Керкәле авылында туып , күршедә генә яшәгән.
- Мин армиягә киткәндә кечкенә генә булып калган иде, кайтсам, чибәр кызга әйләнгән, "Мин сине беркемгә дә бирмим", - дип әйттем, ди. Берничә айдан өйләнештек тә, - дип искә алды Фәрит абый.
Нәкъ алтмыш ел элек, 4 ноябрьдә өйләнешәләр.
- Колхоз рәисеннән тарантаслы ат сорап тордык, шуңа утырып авыл урамнарын әйләндек. Аннан килен төшердек, ә анда туган-тумача җыелган, дип искә алдылар. Өйләнешүгә, шәһәргә күченеп, шунда яши башлыйлар. Фәрит абый гомере буе "Татбурнефть" идарәсенең автотранспорт цехында эшли, Гайшә апа Авиционный заводта слесарь хезмәтен башкара.
- Без бер - беребезне яратып, хөрмәт итеп, бер -беребезгә тугры булып яшәдек. Һәм шул хисләрне бүгенге көнгә хәтле саклый алдык - сере менә шунда, - ди Фәрит абый.
Әлеге гаилә турында тулырак язма "Заман сулышы"ның 7 ноябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей