Заман сулышы

Лениногорскида җылыта

Бүген Татарстанда һава температурасының 0 градкска кадәр күтәрелүе көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, бүген безне аязучан болытлы һава торышы көтә. Юеш кар, пыскаклап яңгыр явачак. Урыны белән буран. Юлларда сак булыгыз - көчле бозлавык һәм кар "боткасы". Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исә. Аның тизлеге көчәючән - секундына 19 метрга җитәчәк. Лениногорскида 4...

Бүген Татарстанда һава температурасының 0 градкска кадәр күтәрелүе көтелә.


Синоптиклар фаразлавынча, бүген безне аязучан болытлы һава торышы көтә. Юеш кар, пыскаклап яңгыр явачак. Урыны белән буран. Юлларда сак булыгыз - көчле бозлавык һәм кар "боткасы".

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исә. Аның тизлеге көчәючән - секундына 19 метрга җитәчәк.

Лениногорскида 4 гыйнварга һава торышы: урыны белән кар, буран булуы ихтимал. Температура көндез -2 -3, төнлә -3 градуска кадәр салкын булачак. 5 гыйнварда көндез һәм төнлә температура -4 градуска кадәр була. Урыны белән кар явуы ихтимал.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: погода
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: