Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскига эш визиты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде (+фотолар)

Визит барышында Рөстәм Миңнеханов райондагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, җитештерүче предприятиеләрдә булды.

 

Шулай ук  район аграр хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында Рөстәм Миңнеханов визитын  «Виктория» теплицасыннан башлады. 

Аннан күпьеллык үлән орлыкларын чистарту заводында (Рослов В.А. КФХ) булды. 2020 елның августында күпьеллык үлән орлыкларын чистарту буенча автоматлаштырылган завод тулысынча монтажланган.  Куәте - елына 3500 тонна. Завод составында чистарту, сортировкалау, капчыкка төрү машиналары бар.  Фотосепаратор да урнаштырылган. 2021-2022 елларда карабодай, рапс,  дөге һәм башка культуралар орлыкларын чистарту технологиясе гамәлгә кертелгән.

Биредә Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.  Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәбәр иткәнчә, район кырларында чәчү 60% диярлек үтәлгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, районда эре мөгезле терлекләр саны кимү күзәтелә. «Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, - диде ул. - Терлекчелекне, һичшиксез үстерергә, аның продукциясенә, бигрәк тә сөткә ихтыяҗ зур».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген халыкны терлек үрчетү һәм баш санын арттыруга җәлеп итәргә кирәк. «Моның өчен шартлар тудырырга – азык белән тәэмин итәргә, кулланучылар кооперативларының эшен үстерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, район башлыгына һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов  икътисадтагы катлаулы хәлләргә карамастан, республикада барлык  программалар да эшли дип белдерде.

 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев