Заман сулышы

Лениногорскига Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитте (фотолар)

Кичә кичке 4 ләр тирәсендә шәһәр урамнары буйлап, Кыш бабай белән Кар кызы үтте. Кешеләр гаҗәпләнеп карадылар, балалар куанды, әти-әни бәйрәм рухы алып килгән өчен Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәтен әйтте. Әлеге чараны 7нче ТОС оештырды, Кыш бабай белән Кар кызының 7нче ТОСка караган микрорайонда бүләк өләшеп йөрүе иде....

Кичә кичке 4 ләр тирәсендә шәһәр урамнары буйлап, Кыш бабай белән Кар кызы үтте.


Кешеләр гаҗәпләнеп карадылар, балалар куанды, әти-әни бәйрәм рухы алып килгән өчен Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәтен әйтте. Әлеге чараны 7нче ТОС оештырды, Кыш бабай белән Кар кызының 7нче ТОСка караган микрорайонда бүләк өләшеп йөрүе иде. Мәсәлән, әби-бабасында тәрбияләнүче Адилә Туктаровага Кыш бабай татлы бүләк кенә түгел, кышкы куртка да бүләк итте. Ә апалы-сеңелле Гөлназ һәм Ренатага яңа сумкалар алып килде, чөнки әниләренең мөмкинлеге юк. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче Пимошиннар да күчтәнәчкә бик шатландылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: