Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилы Айсылу Зәйнуллина шәһәр мэры кулыннан стипендия алды

Кирлегәч авылы урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Айсылу Зәйнуллина өчен шәһәр мэры кулыннан стипендия алу зур вакыйга булды. - Бу көнне түземсезләнеп көттем. Тантанага барганда, бераз дулкынлану хисе кичердем. Ә төп максатым - акчалата премия алу түгел, бары үземне сынап, мөмкинлекләрне белү, сәләтемне ачыклау иде, - ди ул. Айсылу узган...

Кирлегәч авылы урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Айсылу Зәйнуллина өчен шәһәр мэры кулыннан стипендия алу зур вакыйга булды.
- Бу көнне түземсезләнеп көттем. Тантанага барганда, бераз дулкынлану хисе кичердем. Ә төп максатым - акчалата премия алу түгел, бары үземне сынап, мөмкинлекләрне белү, сәләтемне ачыклау иде, - ди ул.
Айсылу узган елның декабрь аенда рус теле буенча шәһәркүләм олимпиадада катнашып, призер исеменә лаек булган.
- Тырыш, әдәпле, бик тәрбияле кыз, - диде аның турында мәктәпнең укытучылар коллективы. Башка фәннәрдән дә яхшы билгеләренә генә укый. Мәктәпнең волейбол командасы уенчысы. Ә Кирлегәч мәктәбенең волейболчылары гел призлы урын алып киләләр. Әле күптән түгел генә кызлар командасы район мәктәбе укучылары арасында икенче урынга лаек булган.
Ул көнне мэриягә әнә шундый тырыш, олимпиадаларда җиңү яулаган, конкурсларда призлы урыннарга лаек булган иң сәләтле укучы-студентларны җыйдылар. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәрберсенең кулын кысты, укуда ирешкән уңышлары белән котлап, стипендия-конверт тапшырды. Мондый стипендия яшьләргә елга дүрт мәртәбә, квартал нәтиҗәләре буенча тапшырыла. Бу юлы аңа, узган елның IV квартал нәтиҗәләре буенча, 35 егет һәм кыз лаек булды.
Арада кечерәк сыйныф укучылары да күренә. Алар республика буенча барган «IТ-чемпион» конкурсы җиңүчеләре булып чыкты. Аларны Мәгариф йортына чакырып, тәбрикләгәннәр иде инде. Шәһәр мэры аларга да стипендия тапшырырга кирәк, дигән карарга килгән. Әлеге укучыларның күпләр өчен үрнәк булуын билгеләп, Рәгать Хөсәенов егет-кызларны тырышып укырга, тагын да зур җиңүгә ирешүләрен теләде, аларга рухи көч һәм үз-үзләренә ышаныч биргән ата-аналарга, укытучыларга рәхмәт әйтте.
Укучыларга тапшырыла торган акчалата бүләк нигә стипендия дип атала икән, дигән сорау туды әле миндә? Югыйсә, стипендияне югары уку йортларында гына түлиләр бит. Аның берәр хәйләсе юк микән? Мөгаен, тырышып укыган яшьләргә киләчәктә уку йортларына керергә юл ачык дигән сүздер ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стипендия