Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, ТАВЫШ БИРӘБЕЗ, КАЗАН ӨЧЕН

Яңа кәгазь акча банкнотларында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк. Казаннан символлар картасына бишәр мең тавыш җыйган Казан Кремле белән "Кол Шәриф" мәчете дә эләккән. Әлеге ике объект 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда сурәтләнсен өчен, лениногорскилыларны Россия Үзәк банкы үткәргән конкурста катнашырга чакырабыз. Тавыш бирү Твоя-Россия.рф сайтында бара. Конкурсның беренче...

Яңа кәгазь акча банкнотларында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк.
Казаннан символлар картасына бишәр мең тавыш җыйган Казан Кремле белән "Кол Шәриф" мәчете дә эләккән. Әлеге ике объект 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда сурәтләнсен өчен, лениногорскилыларны Россия Үзәк банкы үткәргән конкурста катнашырга чакырабыз.
Тавыш бирү Твоя-Россия.рф сайтында бара. Конкурсның беренче этабы 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр бара. Теләгән һәр кеше шәһәрнең берәр географик объектын һәм аңа охшаш дүрт символ тәкъдим итә ала. Биш мең тавыш җыйган вариант автомат рәвештә икенче этапка күчә. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта «Иҗтимагый фикер» фонды, россиялеләргә кайсы символ ошавын ачыклар өчен, алты мең кеше арасында сораштыру оештырырга ниятли. Алар нигезендә ун фаворит шәһәр һәм аларның икешәр символы сайланып алына. Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк.
Республика халкы символлар картасына Казан федераль университеты рәсемен күрсәтүне дә тәкъдим итә. Әлеге идея белән чыгучылар, бу университетның брендын таныту өчен кирәк, дигән фикердә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев