Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпме сөт савыла?

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 декабрь көненә район хуҗалыклары 34 тоннадан артык сөт савып алган. Алдынгылар рәтендә, соңгы вакытта лидерлыкны кулдан ычкындырмаган, "Зеленогорский" бүлекчәсе тора. Үткән елның шул көне белән чагыштырганда, "Восходящая Заря" сөт күләмен арттырган, "Йолдыз" җәмгыятенең күрсәткече, гомумән, сизелерлек үзгәргән. Үткән ел бу көнгә 4,6 литр...

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 декабрь көненә район хуҗалыклары 34 тоннадан артык сөт савып алган.
Алдынгылар рәтендә, соңгы вакытта лидерлыкны кулдан ычкындырмаган, "Зеленогорский" бүлекчәсе тора. Үткән елның шул көне белән чагыштырганда, "Восходящая Заря" сөт күләмен арттырган, "Йолдыз" җәмгыятенең күрсәткече, гомумән, сизелерлек үзгәргән. Үткән ел бу көнгә 4,6 литр сөт сауган булсалар, быел - 8,2 литр. Ә менә "Маркс", "Сатурн-Урал", "Чулпан", "Ленин" җәмгыятьләрендә сөтнең кимүе күзәтелә. "Спартак"та хәлләр бөтенләй мөшкел, күрәсең, былтыр әле 4 литр сауган булсалар, быел ул 2,5 литрга калган. Яхшы хуҗаның кәҗәсе дә күбрәк сөт бирәдер, мөгаен. Ни сәбәпледер, гаилә фермаларында савып алынган сөтнең дә күләме кимегән. Узган ел шушы көнгә 11,2 литр булса, быел - 7,7 литр.
Кыш аена да кердек. Бәлки кайбер сыерлар ташлата да башлагандыр, сөтнең кимүенә шул сәбәпледер. Азыкның күләме, сыйфаты төп роль уйнавы да терлек асраучы һәркемгә билгеле.
Миңа калса, хуҗалыклар үзләре дә сөтне мөмкин кадәр күбрәк җитештерү яклы. Чөнки аның бәясе көннән-көн артып тора. "Торос-молоко" җәмгыятенең фирма кибетләрендә майлылыгы 3,2 процент булган бер литр сөт хәзер 38 сум 50 тиен тора, кайберләрендә хәтта 44 сумга саталар. Шул ук "Торос-молоко" җитештергән эремчекнең кибетләрдә "дефицит товар"га әверелүен заводка сөтнең аз килә башлавы белән аңлаталар. Мөгаен, күп хуҗалыклар шәһәргә алып килеп, йорт ишек алларында сатуны хуп күрәдер. Аларда бер литры 25 сум хәзер. Ни дисәң дә көн дә керә торган "тере" акча шул.
Беренче графада - хуҗалык исемнәре, икенчесендә - 2 декабрь көненә бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның гомуми сөт күләме (килограммнарда).
Зеленогорский" бүлекчәсе 14,8 11,3 2524
"Лениногорская"агрофирмасы" 12,4 11,3 19357
"Йолдыз" җәмгыяте 8,2 4,6 820
"Восходящая Заря" җәмгыяте 7,8 7,1 1758
"Ленин" 6,5 7,1 1940
"Сатурн-Урал" җәмгыяте 6,3 8,2 1679
"Чулпан" 4,9 7,1 890
"Маркс" 4,6 7,0 1500
"Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 2,5 4,0 835

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев