Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскийның алдынгы комбайнчысы

Комбайннар парадында алдынгы комбайнчы Алмаз Саримов белән сөйләшеп алдык. Шикләнмичә алдынгы, дип яза алам. Исем-фамилиясен әйткәч, «таныш исем» дип уйлап куйган идем. Соңыннан редакциягә кайткач, узган елгы «Заман сулышы» төпләмәсен алып карагач, аның «Кыр батырлары» исемлегендә һәрвакыт язылганын күрдем. Әйе, Алмаз абый узган ел 25 мең центнер ашлык суктырган. Быел,...

Комбайннар парадында алдынгы комбайнчы Алмаз Саримов белән сөйләшеп алдык.
Шикләнмичә алдынгы, дип яза алам. Исем-фамилиясен әйткәч, «таныш исем» дип уйлап куйган идем. Соңыннан редакциягә кайткач, узган елгы «Заман сулышы» төпләмәсен алып карагач, аның «Кыр батырлары» исемлегендә һәрвакыт язылганын күрдем. Әйе, Алмаз абый узган ел 25 мең центнер ашлык суктырган. Быел, күреп торганыбызча, икмәк күп булмаячак. Ләкин шулай да күңелен төшерми, «булдыра алганча тырышырбыз», ди ул.
Карагай авылы механизаторы "Лениногорская" агрофирмасы"нда эшли. Комбайнчы яңа, куәтле «Палессе» комбайнын менә өченче сезон иярли. «Үзем куып кайттым», ди. Моңарчы «Нива»да эшләгән кеше буларак, әлеге комбайнның уңай якларын санап китте. Беренчедән, кондиционер куелган. Кызу көннәрдә бик рәхәт инде ул. Икенчедән, комбайн автоматлаштырылган система буенча эшли, күпме эшләгәнең барысы да исәптә.
Алмаз Саримов хезмәт юлын 1985 елдан башлаган. Ул вакыттагыча әйтсәк, «Җәлил» исемендәге колхозда эшли. Аннан соң күп үзгәртүләрне күреп, төрле җитәкчеләр белән эшләргә туры килгән. «Былтыр ярдәмчем дә бар иде, быел булмас, ахрысы», ди ул. Күп еллар игенче хезмәтенең никадәр авыр эш икәнен белгән Алмаз абый быел да сынатмас. Ә сынатырга ярамый да, чөнки гаиләне туендырасы, өч баланы үстерәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алмаз