Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Мәдәният сараенда физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр конкурсы узды (фотолар)

Лениногорскиның Мәдәният сараенда физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр конкурсы узды.

Килгән барчасын да шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады, жылы сүзләрен житкерде. 

Мөмкинлекләре чикле булган балалар да шактый иде залда. Аларның әниләре өчен "Әниемнең йөрәге" конкурсы да оештырылды. Аларны жюри әгъзалары карап, билге куеп барды.

Һәрберсе үзе турында, мөмкинлеге чикле булган баласы, аны ничек тәрбияләве турында сөйләде. 

Шәһәребезнең 14 нче коррекцион мәктәптә укучы балалар да сәхнә түренә чыгып әниләре турында матур жырлар башкарды. 

Шулай ук, Мәдәният сараеның фойесында 14 нче коррекцион мәктәптә укучы балалар ясаган кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Теләгән кешегә аны сатып алу мөмкинлеге дә булды.

Рамия Гарифуллина фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев